В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гагарин Кубогы финалының күчмә матчы парк сәхнәсендә туры эфирдан күрсәтелә
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 13 майда, Татарстан башкаласының «Елмай» паркы сәхнәсендә Гагарин Кубогы финалының күчмә матчы туры эфирдан күрсәтелә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Казан халкы үзенең яраткан «Ак Барс» командасына теләктәшлек белдереп, рухи көч биреп тора ала. Сүз уңаеннан, иртәгә Казан командасы «Локомотив» егетләре белән очрашачак. Парк кунаклары бергәләп хоккей карап, оештыручылар тарафыннан әзерләнгән шоу-программада катнаша ала.
Уен 19:00 сәгатьтә башлана. Республика өчен гаять әһәмиятле спорт чарасы паркта туры эфирдан бушлай күрсәтелә.
Алдарак 13 һәм 14 июнь көннәрендә Казанда «Смена» заманча мәдәният үзәге тарафыннан оештырыла торган IX Җәйге китап фестивале уздырылачагы хакында хәбәр ителгән иде. Чара шәһәрнең берничә истәлекле урынында – «Черек күл» паркында, Татарстан Милли китапханәсендә һәм «Смена» киңлегендә үткәрелә.