Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы территориясендә быел Сөембикә манарасын тулысынча торгызу планлаштырылган.
Белгечләр мигъмарият һәйкәле нигезен ныгытачак, бормалы анкерлар (корылма ныгыткычларын) кулланып кирпеч өемен, баскычларны һәм катлар арасындагы түшәмәләрне торгызачак. Шулай ук агач корылманы уттан һәм биологик зарарланулардан саклау буенча махсус матдәләр белән эшкәртү эшләре каралган.
Манараның тарихи йөзен саклап калу өчен тәрәзә һәм ишекләрне башлангыч хәленә кайтарчаклар, куб формасындагы рәшәткәләрне һәм XVIII гасыр үрнәгендәге чүкеп ясалган бина элементларын торгызачаклар. Һәр катның түбәсен һәм парапетларын бакыр белән тышлаячаклар. Хәзерге вакытта алар яшел төскә буялган, шулай ук манара башындагы атаклы алтын ярымайны яңарталар, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында.
Сөембикә манарасын төзекләндерү эшләре 2022 елда башланды. Ул вакытта манарага тулысынча тикшерү уздырганнар, салынган кирпеч өемен, манара нигезенең торышын өйрәнгәннәр, кирәкле инженерлык чишелешләрне эзләгәннәр һәм яңарту эшләре өчен туры килгән проект әзерләгәннәр.
2024 елда белгечләр заманча гидроизоляция ярдәмендә манараны дымнан саклау эшләрен башкарган, куркыныч ярыкларны углерод җепселләре белән ныгыткан һәм фасадны чистарткан, зыян күргән кирпеч өемнәрен торгызган.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Том Сойер Фест-Казан» командасы быел Столяров урамындагы XX гасырның беренче яртысында төзелгән 37 нче йортның фасадын
яңартачак .