В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Телефон номеры: +7 843 299 14 31
Почта: Giniyatullin.IA@tatar.ru
Обратиться
Тормыш юлы
1967 елның 19 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә туа.
1985-1987 еллар – Кораллы көчләр сафларында хезмәт итә.
1992 елда инженер-җылылык энергетигы белгечлеге буенча Мәскәү энергетика институтының Казан филиалын тәмамлый.
2008-2011 еллар – Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе.
2011 елның апреленнән – “Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты” муниципаль казна учреждениесе рәисе.
2016 елның июленнән – Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе.
2018 елның маеннан – Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Бүләкләре:
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2010, 2011);
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2010);
Казанның Мактау грамотасы (2013);
“Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеме (2014);
“Фидакарь хезмәт өчен” медале (2017);
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2018);
“Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медале (2014);
“Сочи шәһәрендә 2014 елгы ХХII Олимпия кышкы уеннары һәм ХI Паралимпия кышкы уеннары” истәлекле медале (2015);
“Казан шәһәрендә 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты” истәлекле медале (2016);
Татарстан Республикасы Профсоюзы комитеты медале (2005);
“ТР коммуналь предприятиеләре союзы” төбәк тармак президентының Мактау грамотасы (2006);
“Россиянең Гражданнар оборонасына 80 ел” медале (2012);
ТР экология һәм табигать ресурслары министрының Мактау грамотасы (2015).