В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Телефон номеры: +7 843 299 15 15
Почта: IS.Shakirov@tatar.ru
Обратиться
Тормыш юлы
1984 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Буа шәһәрендә туа.
2006 елда В.И.Ульянов-Ленин ис. Казан дәүләт университетын менеджер белгечлеге буенча тәмамлый, 2009 елда – юрист белгечлеге буенча. 2016 елның 17 октябрендә 1 класслы муниципаль киңәшче класслы чины бирелә.
2006 елның 3 маеннан 2007 елның 30 мартына кадәр – Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетының җир участокларын формалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече, 1 категорияле белгече;
2007 елның 2 апреленнән 2010 елның 31 декабренә кадәр – Казан шәһәре Вахитов районы администрациясе икътисади үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе;
2011 елның 1 гыйнварыннан 2001 елның 2 августына кадәр - Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе икътисади үсеш бүлеге җитәкчесе;
2011 елның 3 августыннан 2013 елның 31 декабренә кадәр – Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Икътисади үсеш комитеты рәисе урынбасары;
2014 елның 1 гыйнварыннан 2016 елның 20 октябренә кадәр – Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Икътисади үсеш комитеты рәисе;
2016 елның 21 октябреннән 2017 елның 7 сентябренә кадәр – Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары;
8 сентябрьдән – Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Өйләнгән, ике кыз бала үстерә
Бүләкләре:
Казан Башкарма комитетының Мактау грамотасы (2013);
“Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медале (2014);
“Сочи шәһәрендә 2014 елгы ХХII Олимпия кышкы уеннары һәм ХI Паралимпия кышкы уеннары” истәлекле медале (2015);
“Казан шәһәрендә 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты” истәлекле медале (2016).