Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
NULL
Салихов Альберт Иршат улы

Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы

Телефон номеры: +7 843 223-21-11

Почта: vah-pri.adm@tatar.ru

Адрес: Ипподром урамы, 14


Альберт Иршат улы Салихов 1986 елның 3 нче сентябрендә ТАССРның Актаныш районының Актаныш авылында туа.

2008 елда «инженер» белгечлеге буенча Казан дәүләт технология университетын тәмамлый.

2006-2008 елларда Яшел Үзәндә система администраторы булып эшли.

2008-2011 елларда – Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетының укыту-спорт бүлеге әйдәп баручы белгече.

2011-2017 елларда – Казанда «Спектр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе өстәмә белем бирү муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе директоры.

2017-2019 елларда – «Ракета» спорт-сәламәтләндерү комплексы» МБУ директоры (Казан).

2019-2022 елларда – Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе.

2022 елның 11 нче ноябреннән – Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы.

«2 класслы муниципаль киңәшче» класслы чины бар.

Казан Мэрының Рәхмәт хаты (2013 ел), «Казан шәһәренең 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлек медале (2014 ел), «Сочида 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Паралимпия кышкы уеннары» истәлек медале (2014 ел), «ТР физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе (2016 ел), «Казан шәһәренең 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлек билгесе (2014 ел), Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактаулы билгесе  (2021 ел) белән бүләкләнгән.

Өйләнгән, ике баласы бар.
Все контакты