Денис Гордийко фотосы
Казан мэры Илсур Метшин ИСЕСКО генераль директоры Салем бен Мөхәммәд Әл Малик белән очрашты. Шәһәр Башкарма комитетында узган очрашуда яклар киләчәк хезмәттәшлек мөмкинлекләре, гуманитар һәм мәдәни багланышларны үстерү, шулай ук Казанның мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендәге халыкара проектларда катнашуы турында фикер алыштылар.
Илсур Метшин һәм Салем Бен Мөхәммәт Әл Малик Ислам дөньясының халыкара оешмалары белән хезмәттәшлекне ныгытуга, мәдәни мирасны саклау өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуга һәм уртак инициативаларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирделәр. Алар билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы – Ислам дөньясы илләре һәм Россия арасында халыкара мөнәсәбәтне булдыру һәм аралашуның төп мәйданчыкларының берсе, шулай ук гуманитар, мәгариф һәм мәдәни форумнар үткәрү үзәге.
ИСЕСКО Ислам дөньясы илләрен мәгарифне, фәнне, мәдәниятне үстерү һәм тарихи мирасны саклау мәсьәләләрендә берләштерүче халыкара структура булып тора. Оешма халыкара мәгариф һәм гуманитар программаларны гамәлгә ашыра, мәдәни проектларны хуплый һәм дәүләтләр арасында хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итә.
ИСЕСКО генераль директоры Салем Бен Мөхәммәд Әл Малик оешманы 2019 елдан бирле җитәкли. Ул Согуд Гарәбстанында туган, Канадада Манитоба университетында медицина өлкәсендә укыган, шулай ук Сәламәтлек саклау идарәсе һәм сәясәте өлкәсендә Гарвард университетында магистр дәрәҗәсен алган. Элегрәк Әл Малик Согуд Гарәбстанының мәгариф һәм сәламәтлек саклау системасында җитәкче вазифаларын биләгән, илнең Мәгариф, мәдәният һәм фән буенча милли комитетының генераль секретаре булган.
Дәүләт һәм халыкара эшчәнлектән тыш, Сәлим бән Мөхәммәт Әл Малик мәгариф, гарәп теле һәм мәдәнияте мәсьәләләренә багышланган фәнни басмалар һәм китаплар авторы буларак билгеле.
Очрашуда ИСЕСКО генераль директоры урынбасары, Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты җитәкчесе Анар Кәримов, Татарстан рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов, шәһәр башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм башкалар катнашты.